news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралия татары Суфия Вәлиева: Без Татарстанга карап торабыз

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106, 41 чит илдән 216 делегат җыелды.

 (Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Биш елга бер уза торган съездны читтә яшәүче милләттәшләребез көтеп ала һәм Казанга яратып килә. Австралиядән килгән делегат Суфия Вәлиева (Суфия Вәлииф) Бөтендөнья татар конгресы эшчәнлегенә бәя биреп үтте.

“Дөньяга сибелгән татарлар өчен Конгресс бик күп эшләде. Сабантуйларда катнашып, яшьләрне берләштереп, төрле дәүләтләргә барып бик зур эшләр башкарылды. Корылтай яхшы үтсен, яңа идеяләр калкып чыксын, зур эшләргә старт бирелсен, бөтендөнья татарлары берләшсен иде. Бәхәссез генә булмас. Тәкъдимнәр эш вакытында да килеп чыгар. Монда килеп без тәҗрибә дә уртаклашып, рухи яктан баеп китәбез. Күп кеше Татарстанны өйрәнә, аның ярдәмен көтә. Без дә Татарстан нәрсә әйтә диеп карап торабыз", – диде ул.

Суфия ханым Татарстандагы милли вазгыятьне дә ассызыклап үтте.

“Монда зур үзгәрешләр бар. 90 нчы елларда кибетләрдә берни юк, сатучылар русча гына сөйләшә иде. Хәзер Казан матурайган, үскән. Урамнарда матур итеп татарча сөйләшәләр. “Ак калфак” оешмасының да башкарган эшләре бик әһәмиятле. Телне, татар мәдәниятен саклау юнәлешендә дә зур эшләр алып барыла. Үсеш бар. Түрәләр дә татарча сөйләшә", – диде съезд делегаты.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнаша. Чарага чакырылган кунаклар саны – 253, шуның 89ы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100