Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Австралия татарлары вәкиле Татарстанны туган телне саклап калуда гарант итеп күрә
Айсылу Садри сүзләренчә, республикада татар теле сакланмаса, чит җирләрдә саклап калу кыен булачак.
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Австралия татарлары вәкиле Айсылу Садри Татарстан тел саклауда социаль проектлар алып бара, анда татар теле сакланмаса, чит җирләрдә телне саклап калуы кыен булыр дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган Австралия татар диаспорасы вәкилләре катнашындагы матбугат конференциясендә сөйләде.
Айсылу Садри сүзләренә караганда, Австралиядә татар телен саклап калуда Татарстанның ярдәме зур. “Минем зур кызыма - дүрт яшь ярым. Ул татарча гына сөйләшә, балалар бакчасында инглиз телендә аралаша. Дүрт яшеннән инде рус телен дә өйрәтә башладым. Татарстансыз мин моны булдырып чыга алмас идем - республика тел саклауда социаль проектлар алып барды. Татарстанда татар теле сакланмаса, чит җирләрдә телне саклап калуы кыен булыр”, - диде ул.
“Аңлату да зур роль уйный. Бу - бик мөһим, кирәкле әйбер. Телләр белү, беренче чиратта, туган телеңне белү, синең кем икәнеңне саклап калу була ул. Син үзеңне сакласаң, сине башка милләтләр дә хөрмәт итәчәк. Мин балаларга да татар телен уен формасында аңлатырга тырышам. Интернеттан Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш әсәрләре буенча төшерелгән мульфильмнарны табып карыйбыз, ләкин ул гына җитми. Балалар өчен яңа дәрәҗәдә тәрҗемә ителгән мультфильмнар, кызыклы әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә бөтен өйрәнгәнебез минем аша”, - дип сөйләде Айсылу Садри.
“Татарстанга килгәч, без “Әкият” курчак театрына бардык. “Көчек” дигән спектакль карадык. Мин бик гаҗәпләнеп кайттым: анда сюжет өрә белмәүче көчек турында барды. Ничек инде өрми, ничек туган телен белми ул эт баласы дигән сорау туды. Балаларга шул мәсьәләне хәзердән үк аңлаталар, балалар залларны тутырып килгән. Димәк, өйрәнүчеләр бар, аларның телне өйрәнергә теләкләре бар”, - диде Айсылу Садри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз