Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Австралия татарлары утызга якын милләт вәкиле катнашкан фестивальдә җиңү яулады

Австралиянең Аделаида шәһәрендә ел саен төрле милләтләрнең «MOSAIС» мәдәни фестивале уза. Быел әлеге чарада Аделаидада яшәүче татарлар да катнашкан һәм зур уңышка ирешкән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына Австралиядә яшәүче милләттәшебез, журналист Финзия Газизова хәбәр иткән.
Фестивальдә биредә гомер итүче 30га якын милләт катнашкан. Анда милли ризыкларны әзерләргә кирәк булган.
Финзия Газизова конкурс таләпләренә туры китереп, чәкчәк һәм кабартма пешергән.
«10 кг якын чәкчәкне һәм 70 данәдән артык кабартманы пешерергә миңа монда яшәүче башка татарлар да булышты, эш барышында мастер-класс та уздырдык. Милли ризыкларны күргәзмәдә тәкъдим иттек. Анда милли киемнәребезне, Татарстан картасын урнаштырдык. Безнең милли ризыклар белән мул өстәлебез янында кеше өзелеп тормады. барсы да татарлар белән кызыксына. Татарстанның кайдалыгын сорыйлар, без картадан күрсәтеп аларга сөйләдек, мәдәниябез, йолаларыбыз белән таныштырдык», – ди Финзия Газизова.
Төрле милләтләрнең «MOSAIС» мәдәни фестивалендә һәр халык үзенең милли киемен дә тәкъдим итәргә тиеш була. Аделаидагы татар оешмасы җитәкчесе урынбасары Диләрә Вәлиефф сәхнәгә чигелгән милли киемнән күтәрелә. «Диләрә ханым өстендәге кием бик күпләрне таң калдырды. Бик зәвыклы тегелгән матур күлмәк, калфак, камзулларыбызны башкаларга да таныта алганыбызга без бик горурландык», – дип сөйли Финзия Газизова.
Нәтиҗәдә, милли кием модасында Диләрә Вәлиефф җиңү яулый. «MOSAIС» мәдәни фестивалендә татарлар әле беренче тапкыр катнаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз