Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Австралия татарлары татарча диктант язды
«Бик күңелле дә, кызыклы да булды. Акциядә катнашуыбызга шатбыз», — ди милләттәшебез.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Австралиянең Аделаида шәһәрендә гомер итүче татарлар татар җәмгыяте бинасына җыелып, татарча диктант язган. Бу хакта әлеге илдә яшәүче татар кызы Финзия Газизова хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Бик күңелле дә, кызыклы да булды. Акциядә катнашуыбызга шатбыз», — ди милләттәшебез.
Диктант язуда 7 кеше катнашкан. «Мин оештыручы булдым. Шуңа диктантның текстын үзем укыдым. Ә әзерлек эшләрендә милләттәшем Булат Ишмөхәммәтов бик булышты. Милли ризыклар да әзерләп алып килгәннәр иде, тәмләп чәйләр дә эчтек», — ди Финзия.
«ТНВ-планета» каналыннан Филүс Каһиров текстны укый башлагач, кызып китеп тагын бер кат утырып яздык. Диктант язу авыр булмады», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз