news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Австралия җанатарлары Казанда фанатлар Сабан туе ясады

Австралия җанатары Австралия һәм Россия байракларын сыра стаканнарыннан ясалган баганага урнаштырды.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Австралия җанатарлары Казанда фанатлар Сабан туе ясады. Бер җанатар Австралия һәм Россия байракларын сыра стаканнарыннан ясалган импровизацияләнгән баганага урнаштырды.

“Татар-информ” корреспонденты җанатарларның багана торгызуының шаһиты булды. Катнашучыларның кайберләре импровизацияләнгән багананы тотып торды, башкалары савытлар өемен тоткан ватандашларын күтәрде.

Соңыннан җанатарларның берсе багана башына Австралия һәм Россия байракларын урнаштырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot