news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиатөзелеш районында «Кеше приюты» проекты ярдәмендә яңа пункт ачыла

Авиатөзелеш районында «Кеше приюты» проекты ярдәмендә яңа пункт ачыла
Фото: «Кеше приюты» проектының матбугат хезмәте

Җомга көнне, 21 августта, Казанның Авиатөзелеш районында «Кеше приюты» хәйрия проекты авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен яңа пункт ача. Ул Академик Павлов урамы, 6а адресы буенча эшләячәк. Биредә көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр бушлай кайнар ризык таратылачак, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.

Бу көнне 65 яшьтән олырак өлкәннәргә, I һәм II группа инвалидларга азык-төлек җыелмасы, көнкүреш химиясе бирелә. Аларны алу өчен үзең белән яшьне, инвалидлыкны раслый торган документ булуы мөһим.

Проект мәгълүматлары буенча, ярдәмгә мохтаҗларның 85 проценты – пенсия яшендәге затлар, үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнар. Яңа пункт өчен урын шәһәрнең Авиатөзелеш районында сайланган. Бу әлеге районда өлкән яшьтәге шәһәр кешеләренең шактый күп булуы белән аңлатыла, алар өчен пункт мөһим ярдәм ноктасына әйләнәчәк. Әлеге киңлек Казанда – 14 нчесе, Россия буенча 43 нче ярдәм пункты.

Хәзерге вакытта «Кеше приюты» алты төбәктә – Татарстанда, Ульяновск, Пенза өлкәләрендә, Башкортстанда, Удмуртиядә, Мордовиядә эшли. Көн саен әлеге пунктларда 3,6 меңнән артык кайнар ризык таратыла.

Сәламәтлеге, гаилә хәле, башка сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Кеше приюты» хәйрия оешмасы 2018 елдан бирле эшли. Кайнар ризык өләшү белән бергә, проект мохтаҗларны кием-салым, медицина ярдәме, эшкә урнашу мөмкинлеге, торак, шулай ук психологик һәм юридик консультацияләр белән тәэмин итә.

Проект гамәлдә булган сигез ел эчендә 3 миллионнан артык кешегә кайнар ризык һәм 300 меңгә якын кием җыелмасы таратылган. Шулай ук 78 меңнән артык кеше вакытлыча төн куну урыны, 21 меңнән артыгы азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителгән. Тагын 12 меңгә якын гражданга эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot