news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиатармак эксперты авиабилетларның кыйммәтләнү сәбәбен аңлатты

Авиабилетлар аларга сорау зур булу аркасында кыйммәтләнә. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты баш эксперты Федор Борисов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Билетлар сорау зур булу сәбәпле кыйммәтләнә. Ә сорау исә, хәтта барлык кыенлыкларны һәм халыкара линияләрдә күләмнәрнең кисәк кимүен исәпкә алган хәлдә дә, пандемиягә кадәр булган күләмнәргә кире кайта. Билет бәясе артуның төп сәбәбе – аларга сорау зур булу, өстәвенә авиакомпанияләр тәкъдимнәр арту буенча мөмкинлекләр белән дә чикләнгән», - дип саный Борисов.

Сорау зур булуның икенче сәбәбе дә бар – россиялеләрнең бер өлешенең керемнәре артты, шуңа күрә авиабилетлар һәм сәяхәтләр алар өчен хәзер үтемлерәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot