news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиатөзелеш районында күп фатирлы 104 йорт, 21 балалар бакчасы, 12 мәктәп сусыз калачак

Иртәгәдән анда су бирелмәүнең сәбәбе - «Северная» су үткәргеч-су суырту станциясен реконструкцияләү

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 17 июнь көнне 9.00 сәгатьтән 18е 6.00 сәгатькә кадәр Казанның Авиатөзелеш районында, «Северная» су су үткәргеч-су суырту станциясен реконструкцияләү сәбәпле, күп фатирлы 104 йорт, 21 балалар бакчасы, 12 мәктәп сусыз калачак. Аерым алганда, бу уңайсызлыклар түбәндәге урамнарга кагыла:

- Челюскин (так санлы йортлар);
- Беломорская (17/37 нче йорттан 226 нчы йортка кадәр);
- Ленинградская (49-а, 51-а, 53-а, 55-а, 57-а һәм җөп санлы йортлар);
- Копылов (җөп санлы йортлар);
- Белинский (11 нче йорттан 40 нчыга кадәргеләре);
- Чапаев (40, 42, 42-а, 44-а);
- Лядов (13-а, 15, 16);
- Побежимов;
- Максимов;
- Пржевальский;
- Айдаров;
- Яңа Каравай;
- Караганда;
- Нурлат;
- Ак.Павлов;
- Симонов;
- Мало-Печерская;
- 2-я Ленинградская;
- Лукин;
- Тамбовская;
- Чайковский;
- Молодежная;
- Дементьев;
- Годовиков;
- Олег Кошевой;
- Огарев;
- Тар Урам;
- Кутузов.

 Шулай ук торак пунктлар:
- Каравай бистәсе;
- Яңа Каравай бистәсе;
- Северный бистәсе;
- Грабарский бистәсе;
- «Жилплощадка» микрорайоны.

 Казан шәһәре мэриясеннән алыган әлеге мәгълүматта әйтелгәнчә, су тутырылган автоцистерналарны исә түбәндәге адрес буенча китертергә ниятләнә:

- Гудованцев, 26;
- Молодежная, 10;
- Лукин, 8;
- Ленинградская, 53;
- Беломорская, 106;
- Побежимов, 46.

 «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе вакытлыча килеп чыккан шушы уңайсызлыклар өчен казанлылардан гафу үтенә һәм шушы йортларда яшәүчеләргә алдан ук кирәк кадәр су тутырып кую зарурлыгын искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot