news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авиатөзелеш районында чүпне аерым җыю өчен беренче даими мәйданчык эшли башлады

Әлеге райондагы йортларда чүпне гомуми җыя торган үткәргеч торбаларның күбесен томалаганнар, шуңа бу районнан башладык, диде А.Корбанов.

Авиатөзелеш районында чүпне аерым җыю өчен беренче даими мәйданчык эшли башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). Казанның Авиатөзелеш районында күпфатирлы йортта чүпне аерым җыю буенча беренче даими мәйданчык эшли башлады.

Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Альмир Корбанов Казан журналистлары катнашында мәйданчыкны ачты.

Корбанов сүзләренчә, Авиатөзелеш районында бу эшнең башлануы очраклы түгел. “Эш шунда ки, әлеге райондагы йортларда чүпне гомуми җыю үткәргечләре йортларда урнашкан. Аларның күбесен томалаганнар. Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарында да андый йортлар күп, алга таба кайда дәвам итәсен уйларбыз”, - диде журналистларга түрә.

Корбанов моны эксперименталь мәйданчык түгел, диде.  “1нче гыйнвардан чүпне аерым җыю буенча закон керәчәк, безнең алга барудан башка юл юк”, - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100