news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиатөзелеш районында бер кеше һәлак булган янгынны видеога төшергәннәр

Челюскин урамында шәхси йорт янган.

Авиатөзелеш районында бер кеше һәлак булган янгынны видеога төшергәннәр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Казанның Авиатөзелеш районында кеше һәлак булган янгынны шаһитләр видеога төшергән. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылары интернетка урнаштырды.

“Бүген 11:30 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Челюскин урамында шәхси йорт яну турында хәбәр иттеләр. Янгынның мәйданы 30 квадрат метрны тәкшил итте”, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгында бер хатын-кызның һәлак булуы билгеле. Хәзерге вакытта аның шәхесе һәм яше ачыклана.

Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшә. Шуннан соң белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot