Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Авиатөзелеш" метро станциясеннән шәһәр үзәгенә таба тоннель казыла башлый
Аңа ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин старт бирәчәк
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Казанның Авиатөзелеш районы "Соцгород" микрорайонындагы Казан авиация техникумы каршында "Алтынчәч" тоннель казу комплексы шәһәр үзәгенә таба юнәлештә тоннель казуга керешәчәк. Аңа ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин тантаналы рәвештә старт бирәчәк. Берничә атнадан, "Алтынчәч" артыннан ук, "Айсылу" тоннель казу комплексы да эшкә керешәчәк. Анысы исә "Казметрострой" тарафыннан быел җәен Казан Универсиадасына метрополитен төзелеше өчен махсус сатып алынган иде.
Казан мэриясеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, "Казметрострой" муниципаль унитар предприятиесенең хәзерге вакытта 3 тоннель казу комплексы бар: "Алтынчәч", "Сөембикә" һәм "Айсылу". "Сөембикә" исә әлегә техник ревизиядә, чөнки метрополитен төзелешендә аңа алга таба масштаблырак эш йөкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз