news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиашоу һәм хәрби техника: Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме башланды

Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме башланды. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны зур авиашоу көтә, ул 15:00 сәгатьтә башланачак, әлегә исә мәйданчыктагы активлыклар белән танышырга мөмкин.

«Казан – илебезнең авиация башкаласы. Чөнки Татарстанда иң зур самолетлар, иң яхшы вертолетлар эшләнә, шулай ук пилотсыз авиация җитештерә торган бик күп предприятиеләр эшли. Тиздән двигательләр дә җитештерә башлаячакбыз. Бүген безне матур авиашоу көтә, шулай ук предприятиеләр һәм югары уку йортлары үз эшләре турында сөйләргә әзер», – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына ТР вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Беренче күрсәтмә очышлар 15:00 сәгатьтә башлана, Ту, Ил, Ансат вертолетларының берничә төрен күрергә мөмкин булачак, ә «Стрижи» төркеме 17:00 сәгатьтә чыгыш ясый. Мәйданчыкта хәрби техника белән танышырга, шулай ук авиация белән бәйле Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары мәйданчыкларын карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot