news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авиашоу вакытында Ан-2 очкычының һәлакәткә юлыгуына бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылды

Очкыч экипажының ике әгъзасы һәлак булган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Балашиха шәһәрендәге авиашоу вакытында Ан-2 очкычының һәлакәткә юлыгуына бәйле рәвештә җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә «Российская газета». 
 
Эш Җинаять кодексының һава судносын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кешеләр үлеменә китерү турындагы маддә нигезендә кузгатылган. «Хәзерге вакытта   җинаять эше буенча дәлилләр базасын җыюга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә, авария булган урын җентекләп тикшерелгән, һәлакәтнең шаһитләреннән сорау алынган», – дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко.
 
Шунысын да искәртик: Ан-2 очкычы авиашоу вакытында һәлакәткә юлыга. Башлангыч мәгълүматлар буенча, самолет ярты чакрым биеклектән җиргә егылып төшкән. Нәтиҗәдә, очкыч экипажының ике әгъзасы һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100