news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авиарейс тоткарланганда пассажирлар очудан баш тартырга хокуклы

Кире кайтарып булмый торган билетлар өчен дә акча таләп итәргә мөмкин.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Роспотребнадзор рейслар тоткарланганда авиапассажирларның хокуклары турында искә төшерде. Рейс тоткарланганда пассажирлар очудан баш тартырга һәм акчаларын кире кайтарырга хокуклы. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кире кайтарылмый торган дип күрсәтелгән билетлар өчен дә акчаны кире кайтарып була.

Моннан тыш, авиайөртүчедән мораль зыян һәм чыгымнарны каплау өчен компенсация дә алырга була. Моны мәсәлән, тоткарлану сәбәпле, алдан акча түләнгән экскурсияләргә эләгә алмаганда эшләргә була.

Рейс тоткарланганда клиент бушлай хезмәтләр таләп итәргә хокуклы. Мәсәлән йөкне саклау, салкынча эчемлекләр сорау, ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почтадан ике хат җибәрү. Моннан тыш, кирәк булган очракта пассажирга ана һәм бала бүлмәсе дә тәкъдим ителергә тиеш.

Әгәр рейс дүрт сәгатьтән һәм аннан да озаккарак тоткарлана икән, пассажирларга кайнар ризык бирелергә тиеш. Әгәр көтү сигез сәгатьтән артып китсә, авиакомпания клиентларны кунакханәгә урнаштырырга һәм аэропортка кадәр трансфер тәкъдим итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100