news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пассажирларны кунакханәгә соңга калып урнаштырган өчен авиакомпанияне штрафка тартканнар

Прокуратура Smartavia авиакомпаниясен «Казан» аэропортында рейс 22 сәгатькә тоткарланган чакта пассажирларны кунакханәгә вакытында урнаштырмаган өчен җәзага тартуга иреште. Бу хакта Татар транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2025 елның августында Казан аэропортында һава киңлеген чикләү сәбәпле Санкт-Петербургка юл тоткан рейсны тоткарлаганнар. Пассажирлар самолетның китүен бер тәүлеккә якын көткән. Шул ук вакытта, авиакомпания пассажирларны кунакханәгә урнаштыруны үз вакытында кайгыртмаган.

Нәтиҗәдә, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) прокуратура таләбе белән авиакомпанияне 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot