news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиакомпанияне балалы гаиләләрне бушлай янәшә утыртырга мәҗбүр иттеләр

«Победа» авиакомпаниясе ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте һәм хәзер 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге пассажирлар һәм аларны озата баручылар өчен янәшә урыннар бушлай биреләчәк. Бу хакта компаниядә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Элегрәк Мәскәүнең Щербинск район суды Генпрокуратура дәгъвасы буенча пассажирларның әлеге категориясе өчен урыннар сайлауга түләү алу практикасын законсыз дип таныды.

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, суд карарын үтәгәннәр һәм хәзер балалар ата-аналары яки озата баручылары белән янәшә утырсын өчен барлык мөмкин булган чараларны күрәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot