news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга туры рейслар ачты

Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга туры рейслар ачты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга туры рейслар ачты. Самолетлар атнага өч тапкыр рейс ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте.

Казаннан самолетлар дүшәмбе көнне - 10.40 сәгатьтә, чәршәмбе – 11.50 сәгатьтә, җомга көнне 7.50 сәгатьтә оча. Очышның дәвамлылыгы 4 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

Истанбулдан самолет дүшәмбе көнне - 16.35 сәгатьтә, чәршәмбе – 17.45 сәгатьтә, җомга көнне 13.35 сәгатьтә кузгалып китә. Очышның дәвамлылыгы 4,5 сәгать дәвам итәчәк.

Маршрутта 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 һава суднолары җәлеп ителгән.

«Истанбул Татарстан өчен стратегик юнәлешләрнең берсе. Маршрутка туристлар арасында да, бизнес вәкилләре арасында да ихтыяҗ зур», - дип белдерде «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.

Барнаул, Бишкек, Дүшәнбе, Иркутск, Кемерово, Томск һәм Худжанд пассажирлары да Казанда күчеп утырып Төркиягә бара алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot