Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Августта тупланма пенсия 1,9 мең сумга кадәр артачак
Августта индексациядән соң тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,8-1,9 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Социаль анализ һәм фаразлау институтының әйдәп баручы хезмәткәре Виктор Ляшок.
Россиянең социаль фонды 2026 елның 1 августыннан россиялеләрнең пенсия тупланмаларын 17,3 процентка арттырачак. Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме аена 1 600 сум тәшкил итә.
Ляшок аңлатканча, түләүнең төгәл күләме эш бирүчеләрнең кертемнәренә бәйле. Бу акчалар 2002 елдан 2013 елга кадәрге чорда рәсми иминият акчалары хисабына формалашкан. 2014 елдан тупланма пенсиягә яңа түләүләр туктатылган. Сумманы кертемнәр яки ана капиталы акчалары аша мөстәкыйль рәвештә арттырырга мөмкин иде.
Ир–атлар тупланмаларга 60 яшьтән, хатын-кызлар-55 яшьтән керә ала. Әгәр счеттагы гомуми сумма 439 776 сумнан кимрәк яисә тигез булса (2026 ел лимиты), аны бер мәртәбә түләячәкләр. Лимитны узган очракта гомерлек айлык түләү билгеләнәчәк, дип билгеләде эксперт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз