news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта Түбән Камада берничә парк һәм сквер төзекләндереләчәк

Түбән Каманың берничә парк һәм скверын ремонт көтә, эшләрне августта башкару планлаштырыла. Түбән Кама районы Башкарма комитеты дәүләт сатып алулары порталында тиешле тендерны бастырды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Ремонт яр буенда, «Гаилә», «Велики» паркларында, Тукай исемендәге паркта, Бакый Урманче скверында, Химиклар проспектында һәм Корабельная урамындагы киңлекләрдә башкарылачак.

Документлар нигезендә эшләр исемлегендә: фасадларны буяу, брусчаткаларны, агач япмаларны алыштыру, спорт һәм балалар мәйданчыкларын резина валчыклар нигезендә плиткалар белән түшәү, «Гаилә» һәм «Велики» паркларында, Лемаев скверында бәдрәфләрне ремонтлау.

Килешү буенча ремонт эшләре 15 августка кадәр башкарылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot