news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән

Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.

Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән
pixabay.com/СС0, Султан Исхаков

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән. Бу турыда «Татар-информ»га биргән интервьюсында республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән. Августта аларның саны 204кә кимегән.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игъттибар иткән. «Хәзер республикада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге эшче төркем оештырылган. Аның составына көч органы, суд приставлары, шулай ук прокуратура органнары, салым хезмәте һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау, опека һәм попечительлек органы вәкилләре кергән. Алар муниципаль дәрәҗәдә баланы саклау һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иреген яклау белән шөгыльләнә», — дип билгеләп үтте министр.

Шундый ук эшче төркемнәр Татарстанның һәр муниципаль районында булачак, диде республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2018 елның июле ахырында республикада алиментлар буенча бурыч 3 млрд сумнан артып китүе билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100