news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була

Августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

20-22 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.

20 августта 18.00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллектилары концерты, «Татаркино»ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә була. Программада 19.00 сәгатьтә Ачылыш танатанасы каралган. «Брелок» (22 мин.), «Нигез йорт» (28 мин.), «Остазбикә» (28 мин.) фильмнары күрсәтеләчәк.

21 августта: 12.00 - Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы. 25 августта татар шагыйре һәм аның көрәштәшләре һәлак булганга 80 ел була. 15.40 - Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы. 16.00 - Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу. Барлык теләүчеләр чакырыла. Адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8. 18.30 - Халык костюмнары коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Нугайбәкованың «Татар халкының бизәнү әйберләре» темасына лекциясе.

22 августта 18.00 сәгатьтә Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе була.

news_right_1
news_right_2
news_bot