news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта Казанда регби-7 буенча Дөнья кубогына ярышлар узачак

Студент командалары арасында регби ярышлары 12-14 августта «Тулпар» стадионында узачак.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов августта Казанда студентлар арасында регби-7 буенча Дөнья кубогына ярышлар узачагын игълан итте.

«Без FISU (халыкара студентлар спорты федерациясе) белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Быел Казанда регби-7 буенча студент командалары арасында Дөнья кубогына ярышлар узачак дип килештек. Бу FISU өчен турнирларның яңа төре», — диде Владимир Леонов.

Регби ярышлары 12-14 августта «Тулпар» стадионында узачак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot