news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Августта Казан-Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк

Мәскәүдән Татарстан башкаласына шул ук тәүлектә әйләнеп кайтырга мөмкин булачак.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Августта Казан-Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“№273/274 Казан-Мәскәү поезды Казаннан 1, 4, 8, 11, 15, 18, 22 һәм 25 августта 16:00 сәгатьтә китеп, Мәскәүгә 2, 5, 9, 12, 16, 19, 23 һәм 26 августта 04.42 сәгатьтә килеп җитәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Шул ук поезд Мәскәүдән 3, 6, 10, 13, 17, 20, 24 һәм 27 августта 01.20 сәгатьтә китәчәк һәм Татарстан башкаласына шул ук тәүлектә 14:50 сәгатьтә кайтып җитәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100