Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Августта Кара диңгез яр буенда ял итү 19,7 процентка арзанайган
2026 елның августында Россиянең Кара диңгез яр буена сәяхәт бәясе июль белән чагыштырганда 19,7 процентка арзанайган. Бу хакта Росстат мәгълүматлары дәлилли.
Шулай ук Россия буенча елга круизлары – 7 процентка, ял йортларына һәм пансионатларга юлламалар – 5,1 процентка, шифаханәләр – 2,4 процентка арзанайган. Ике йолдыздан биш йолдызга кадәр категорияле кунакханәләрдә яшәү 1,5-1,8 процентка, ә хостелларда – 1 процентка төшкән.
Россия буенча экскурсия турларына бәяләр 0,9 процентка, «бер йолдыз» категорияле кунакханәләрдә һәм мотельләрдә яшәү – 0,7 процентка кимегән. Шул ук вакытта театрлар һәм кинотеатрларга билетлар 1,1 процентка кыйммәтләнгән.
Чит ил туризмы өлкәсендә барыннан да бигрәк Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге аерым илләргә бару бәясе арткан – 8,8 процентка. Мисырда ял 7,2 процентка, Төркиядә – 5,8 процентка, Урта Азиянең аерым илләрендә – 5,4 процентка, Кытайда – 4 процентка кыйммәтләнгән.
Шул ук вакытта Белоруссиягә сәфәр бәяләре 0,5 процентка, ә Кавказ арты илләренә – 0,3 процентка арзанайган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз