Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Августта кайбер пенсионерларга түләүләр артачак
Июль аенда 80 яшь тулган пенсионерлар, I төркем инвалидлар, төньяк яки авыл стажы булган пенсионерлар, эшләүче пенсионерлар, шулай ук тупланма пенсия алучылар августта өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева хәбәр иткән.
«2026 елның 1 августыннан пенсионерларның аерым категорияләренә пенсия түләүләре артачак яки аерым өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Мондый категорияләр арасында – эшләүче пенсионерлар, тупланма пенсия алучылар, июль аенда 80 яшь тулган пенсионерлар, I төркем инвалидлар, төньяк яки авыл стажы булган пенсионерлар һәм башкалар», - диде Голубева.
Хәбәр ителгәнчә, эшләүче пенсионерларга 2025 елдагы взносларны исәпкә алып, яңадан исәпләү үткәреләчәк. Өстәмә күләме хезмәт хакына, стажга һәм пенсия баллары санына бәйле, әмма ул өч баллдан арта алмый. Тупланма пенсия – 17,3 процентка, вакытлы түләү 19,3 процентка артачак. Июльдә 80 яшь тулган пенсионерларга билгеләнгән түләүләр икеләтә артачак һәм аларны караган өчен өстәмә түләү билгеләнәчәк – 1413,86 сум.
I төркем инвалидлык билгеләнгәндә теркәлгән түләү шулай ук икеләтә арта һәм аларны караган өчен өстәмә түләү билгеләнә. Ерак Төньякта 15 ел эшләгән өчен теркәлгән түләү 4792,35 сумга, тиңләштерелгән җирлекләрдә 20 ел эшләгән өчен – 2875,41 сумга, авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән өчен 2396,17 сумга арта.
Хезмәткә сәләтсез бер кешене караган өчен билгеләнгән түләү 3194,90 сумга, ике кеше өчен – 6389,80 сумга, өч кеше өчен 9584,70 сумга арта. 1 августтан элеккеге очучыларга һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә дә өстәмә түләүләрне яңадан караячаклар, дип йомгаклады Голубева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз