news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта «Бөек Болгар» урта гасыр сугышлары фестивале була

«Бөек Болгар» фестивалендә XIII йөз Болгар шәһәре кешесе яки Алтын Урда сугышчысына, Владимир-Суздаль кенәзлеге һөнәрчесенә «әверелергә» мөмкин.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 14-15 августта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар 2018» урта гасыр сугышлары фестивале узачак. Бу хакта оештыру комитеты хәбәр итә.

Чарада катнашучылар күпсанлы мастер-класслар, интерактив дәресләр, экскурсия һәм тематик квестта катнаша ала. «Бөек Болгар» фестивалендә XIII йөз Болгар шәһәре кешесе яки Алтын Урда сугышчысына, Владимир-Суздаль кенәзлеге һөнәрчесе яисә Европа кунагына «әверелергә» мөмкин.

Экскурсия вакытында фестиваль кунаклары «Тарихи ярминкә», «Сәхнә» мәйданчыклары, шулай ук «Бөек Болгар» тарихи лагеры, «Урта гасыр хәрби машиналары» һ.б. кызыклы әйберләр белән таныша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot