Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Августта АИ-98 бензинының бәясе 1,2 сумга арткан
Узган атнада, 22-29 августта, Татарстанда АИ – 98 маркалы бензин 41 тиенгә артты һәм литры 60,85 сум булды. Быелның августында аның бәясе тулаем алганда 1,2 сумга артты дип хәбәр итә Татарстанстат.
Шул ук вакытта АИ – 92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы узган атнада бер литры өчен 45,92 һәм 52,4 сумга кадәр кимеде. Ә АИ – 95 маркалы бензинга бәя элекке дәрәҗәдә – бер литр өчен 49,34 сум булып калды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, АИ – 92 һәм АИ – 95 маркалы бензиннар 2022 ел башына караганда хәзер арзанрак. Декабрь ахырында АИ – 92 бензины 45,98 сум, ә АИ – 95 маркалы бензин 49,51 сум торган.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, быелның гыйнвар – июль айларында Татарстандагы нефть эшкәртү оешмалары 1,6 млн тонна бензин җитештергән, ул узган ел белән чагыштырганда 58,1 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз