news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август Татарстанда тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана

Август Татарстанда тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана
Фото: «Татар-информ»

Июльнең соңгы көннәрендә һәм 1 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада +36 градус эсселек, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. 29 июльдә көндез һава торышы үзгәрми.

Якшәмбе республика актив атмосфера фронтына эләгә. Көчле яңгыр һәм яшен көтелә, җил секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк.

Төнлә һава температурасы +17..+22 градус була. Көндез Татарстанның көнбатышында һава температурасы +26..+31 градус, көнчыгышта +36 градуска кадәр көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна тотрыксыз һава торышыннан башлана. Кабат яшен, яңгыр көтелә, һава температурасы +24..+29 градус, көнчыгышта +33 градуска кадәр фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100