news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Август-Мөслим” агрофирмасында көзге культураларны җыю төгәлләнү алдында

Бер үк вакытта язгы культуралар – арпа һәм борчакны җыюга да керештеләр.

(Мөслим, 27 август, "Татар-информ", "Авыл утлары" ).  “Август-Мөслим” агрофирмасы урып-җыю кампаниясен беренче тапкыр үткәрә. Әлеге зур һәм җаваплы чарага алар көчле әзерлек белән килделәр, дип яза җирле басма.

Бүген агрофирмада көзге культураларны җыю төгәлләнү алдында. Бер үк вакытта язгы культуралар – арпа һәм борчакны җыюга да керештеләр.

– Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Агрофирма кырларында югары җитештерүчәнлеккә ия, куәтле “Торум” һәм “Тукано” комбайннары эшли. Эшне тизләтү максатында базадан “Клаас-Лексион” һәм “Нью-Холланд” комбайннары да кайтарылган. “Август-Мөслим” агрофирмасында урып-җыюда барлыгы 20 комбайн катнаша. Техникаларны тәҗрибәле механизаторлар иярли. Белгечләрнең барысы да авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган, күпьеллык хезмәт стажына ия. Шуңа күрә эш барышында җитди проблемалар туганы юк. Табигать явымлы көннәре белән бик борчымаса, бөртеклеләрне суктыруны унбиш-егерме көндә төгәлләргә ниятлибез, – ди агрофирманың генераль директоры Наил Муллин.

“Август-Мөслим” агрофирмасы 27691 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрде. Уҗым культуралары 3186 гектар тәшкил итә. Көзге арыш һәм бодай культураларын җыю төгәлләнде. Арышның тулай җыемы – 4329 тонна, 1100 гектар мәйданда суктырылган көзге бодай 2755 тонна уңыш биргән.

– Быел яз үзенчәлекле килде. Шулай да уңышны начар дип булмый. Көзге бодайның гектар биреме – 25 центнердан артык. Агрофирмада барлык техника һәм тагылма кораллар да яңа, югары җитештерүчәнлеккә ия. Шуңа язгы чәчүне агротехник срокларда тәмамладык. Урып-җыю кампаниясе дә оешкан төстә дәвам итә, – ди агрофирманың агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов.

Суктырылган ашлык “Лилиани” бункер-төягечләренә бушатыла. Әлеге төягечләр ашлыкның күләмен, дымлылыгын урында ук билгеләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле элек басу белән хуҗалыкның ындыр табагы арасында йөреп үтелгән вакытка чик куела. Икмәк басудан туры Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә китерелә. Бүгенгә дәүләткә 120 мең центнердан артык икмәк озатылган. “Август-Мөслим” агрофирмасы 1117 гектарда үстерелгән борчак культурасын да җыюны тәмамлады. Әлеге культураның тулай җыемы 1951 тонна тәшкил итте. Комбайнчылар арасында беренчелек Мансур Саматов кулында. Ул, урак башыннан 534 гектарда эш башкарып, 12765 центнер икмәк җыеп алган.

Узган атнада агрофирмада көзге чәчүгә дә старт бирелде. Агрофирмның “Калмыя” бүлекчәсендә көзге бодай чәчә башладылар. Әлеге культура быел 6000 гектардан артык мәйданны биләячәк. Бодайның “Марафон” исемле элита сорты чәчелә. Чәчү өчен 10000 центнер орлык юнәтәчәкләр, аның 8500 центнеры инде кайтарылган. Бүгенгә 1000 гектардан артык мәйданда бөртекләр җир куенына салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100