Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Август-Мөслим” агрофирмасы 12 яңа комбайн сатып алган
Бу көннәрдә алар техника карау-көйләү белән мәшгуль.
(Мөслим, 21 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Әлфинур Ногманова). Авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр кертү буенча республикада Мөслим районына тиңнәр юк. Соңгы елларда “Намус”, “Туган як” агрофирмаларында, эре крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүгә капиталь салым күләме артканнан-арта. Быел районда эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә моңа кадәр күрелмәгән инвестиция кертте. Бигрәк тә техника паркын яңартуга игътибар юнәлтелде, дип яза җирле басма.
Авыл хуҗалыгында хезмәт процессын һәркем кызыгырлык итү һәм җиңеләйтүдә заманча техникалар кайтару, эш шартларын яхшырту мөһим роль уйный, әлбәттә.Тармакта кадрлар кытлыгы мәсьәләсен чишүдә, җитештерүнең экономик нәтиҗәлелеген арттыруда әлеге юл ышанычлылардан санала. Ел башыннан гына да агрофирмада 850 млн сумнан артык капиталь кертем ясалган. Аның 530 млн сумы авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм автомашиналар сатып алуга тотылган.
Агрофирманың баш инженеры Рамил Нуретдинов белән техника паркында һәрберсенә техник бәяләмә биреп, өстенлекләре турында аңлата инженер:
– Язын алым киңлекләре 12 метрдан алып, 15 метрга кадәр булган сигез чәчү комплексы кайтарды инвестор. Эксплуатацияләүдә ышанычлы һәм экономияле булган куәтле “Класс” тракторлары гына да сигезгә җыелды. Дүрт комплект “Победа” һәм “Мечта” маркалы тырмалар сатып алынды.
Моннан тыш 33 тонна сыйдырышлы “Лилиани” арба-бункеры, биш берәмлек “КУН-10” төягече, алты манипулятор, ягулык ташучы ике машина, сызма культуралар чәчү өчен “KINZE 3600” һәм “EDX 9000” чәчкечләре алынган. Механизаторларны йөртү, басуга ашарга илтү өчен өч вахта машинасы кайтарганнар. Белгечләр дә өр-яңа автомобильләр белән тәэмин ителгән.
Игенчелектә яңа юл яручы Ноутил технологиясен кулланалар агрофирмада. Сабан культураларын турыдан-туры камыл өстенә чәчү басуларда чүп үләннәренә каршы ныклы көрәш таләп итә. Бу максатта ашлама кертү һәм чәчүлекләрне агу-химикатлар беләнэшкәртү өчен дистәгә якын “Джакто”, “Барс”, “Туман”, “ОП-2500” маркалы үзйөрешле һәм тагылма сиптергечләр сатып алганнар.
Заманча техника белән кораллану бер хәл. Аларны иярләү өчен әзерлекле кадрлар булу да кирәк бит әле. Бу проблеманың булачагын уйлап, алдан ук кайгыртканнар.
– “Борго”, “Проминтель-агро” компаниясе вәкилләре, Канададан килгән белгечләр укытты механизаторларны. Техника кайткач та, басуга чыккач та өйрәнүләр булды. Өлкәнрәкләр өчен заманча агрегатларга өйрәнү авыррак бирелде, билгеле. Трактор кабиналарында дүртәр манитор гына көйләнгән. ЖПС системасы аша идарә итү җайланмасы белән эшлиләр. Агрегатның тизлеге, юнәлеше программалаштырылган. Механизаторлар трактор руле, рычагы турындаонытты, – ди Рамил Нуретдинов.
Агрегатларга куелган “Агросигнал” датчиклары агрономнарга һәм диспетчерларга эш барышы белән идарә итүгә бик тә булыша икән. Белгечләр, телефоннарына кертелгән агрономик картага карап, кайсы агрегатның нинди басуда эшләвен реаль вакытта карый ала. “Телематик”программасы басуда эшләүче агрегатларның техник торышын күзәтергә мөмкинлек бирә, диләр. Язгы кыр эшләрендә катнашучылар, терлек азыгы әзерләүчеләр белән ватсапта аерым төркемнәр булдырганнар. Басуда ни булмас?! Проблеманы хәл итүнең иң кулай чарасыдыр бу. Техника ватыла калса, механизатор, чыгымлаган узелны фотога төшереп, төркемгә “ыргыта” якининди запас частьләр кирәклеген яза. Калганын белгечләр һәм техник ярдәм күрсәтү звеносы кайгырта.
– Эшләү дәверендә бик күп төр техника иярләргә туры килде. Бу сезонда “Класс” тракторы базасында “Амазоне” белән чәчү чәчтем. Бик тә уңайлы трактор: кабинада тавыш та, тузан да юк, һавасы да рәхәт кенә. Басу башында рулен борасың да, үзе бара. Юлга чыгып китмәсен, баганага мазар бәрелмәсен дип карау гына кирәк, – ди механизатор Алмаз Ялалов.
Августлылар урып-җыюда да яңа техника белән генә эшләячәк. Шушы көннәрдә генә 12 кыр корабы кайткан. Аның 7се – “Класс”, 5се – “Торум” комбайны. Россиядә җыелучы әлеге чит ил комбайннарына зур өметләр баглыйлар. Алым киңлекләре 9ар метр булган комбайннар уракта җитештерүчәнлекне күпкә арттырачак. Аларның һәрберсенә механизаторлар беркетелгән. Бу көннәрдә алар техника карау-көйләү белән мәшгуль.
– Яңа марка комбайннарда идарә итү системасы автоматлаштырылган. Хәтта бункердагы ашлыкның дымлылыгына кадәр белеп торачакбыз, – ди механизатор Марат Нуриев.
Ашлык ташуда да проблема булмаячак, ди белгечләр. 40ар тонна икмәк сыйдырышлы өч “Флигель” арбалары бар. “Лилиани” бункеры да комбайннар астыннан ел уңышын ташуда файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз