Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Август конференция кысаларында Кукмарада секция утырышлары башланды
Мәктәпкәчә белем бирү буенча методистлар, уку йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре шәһәрнең балалар бакчаларында булдылар.
(Кукмара, 27 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Билгеле булганча, быел укытучыларның республика күләмендәге август киңәшмәсе Кукмара районында үтәчәк, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Килгән кеше, әлбәттә, шәһәр һәм авылларның төзеклегенә, чисталыгына игътибар итми калмас. Әмма бу чарада, формага караганда эчтәлек әһәмиятлерәк булган кебек, райондагы мәгариф эшенең торышы, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә заман куйган таләпләрнең үтәлеше, уңай тәҗрибәнең төп роль уйнаячагы бәхәссез. Югарыдагы җитәкчеләр дә республика киңәшмәсе үткәрү өчен районыбызны шул күзлектән чыгып сайлаганнардыр. Мәгариф өлкәсендәге уңышлар, чыннан да, аз түгел. Район мәгариф идарәсенең, республика күләмендә иң нәтиҗәле эшләүче буларак, 2017 елда диплом һәм кубок белән бүләкләнүе шул хакта сөйли. Узган уку елында җиде укучы бөтенроссия, халыкара һәм төбәкара олимпиадаларда җиңү яуладылар, ун укучы бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призерлары булып танылдылар. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 26 укучы призер һәм җиңүче булды, авыл укучылары өчен "Олимпка юл" республика олимпиадаларында 9 бала призлы урыннар яулады. Бу җиңүләрнең барысы да мәгариф тармагындагы эшнең югары нәтиҗәлелеген чагылдыра.
Киңәшмә кысаларында үткәрелүче секция утырышлары инде башланып китте. Бүген республика районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү буенча методистлар, шушы юнәлештәге уку йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре – барлыгы 200 кеше – шәһәребезнең "Йолдызлык", "Кыңгырау", "Кояшкай", Зур Сәрдекнең "Әкият" балалар бакчаларында булдылар, район Мәдәният йортында Кукмара җитештерүчеләренең товарлары куелган күргәзмә белән таныштылар, пленар утырышта катнаштылар.
Хәзерге вакытта районда 46 балалар бакчасында һәм, гомуми алганда, 2784 урынлы мәктәпкәчә группалары булган 15 мәктәптә 2709 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасына чиратларны киметүгә юнәлдерелгән республика программасы ярдәмендә соңгы биш елда өстәмә 700 мәктәпкәчә урын булдырылды. Шулай ук соңгы ике елда дүрт балалар бакчасына гомуми суммасы 61 миллионлык капиталь ремонт үткәрелде. Бакчаларда заманча уңай шартлар булдыру белән беррәттән, һәр баланың шәхси потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту буенча да эзлекле эш алып барыла.
Ә иртәгә район физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру темасына кагылышлы секциядә катнашучыларны кабул итә. Кунаклар Кукмара 4нче урта мәктәбендә, Мәчкәрә мәктәп-интернатында булып, әлеге уку йортларының балаларга белем бирү буенча инклюзив эшчәнлеге белән танышалар. Районда белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә 202 бала тәрбияләнә, шуларның 30ы өйләренә килеп укытыла. Инклюзив укыту, баланың нинди психик һәм физик үсеш дәрәҗәсенә ия булуына карамастан, мәктәп программасын, тормышта кирәк булачак социаль күнекмәләрне үзләштерергә, җәмгыятьтә үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.
Июль аенда да районга күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Укытучыларның еллык киңәшмәсенә август аенда гына нокта куелачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз