news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Август» компаниясе Татарстанның ике районында сөт комплексы төзиячәк

Республиканың Мөслим һәм Минзәлә районнарында һәркайсы 1,2 мең башка исәпләнгән сөт фермалары барлыкка киләчәк.

«Август» компаниясе Татарстанның ике районында сөт комплексы төзиячәк
Салават Камалетдинов

(Алабуга, 28 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Мәскәүнең «Август» фирмасы Татарстанның Мөслим һәм Минзәлә районнарында сөт комплекслары төзелешенә 1,6 млрд сумга кадәр акча сала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

«Тагын безнең килешү бар, алар ике районда да 1,2 мең баш терлеккә сөт комплексы төзиячәк. Якынча 700-800 млн сум килеп чыга [һәркайсына]. Бу да җитди кертемнәр. Өр-яңа нәселле терлек сатып алыначак», - диде ул.

Мөслим районында проект быел гамәлгә ашырыла башлаячак, Минзәлә районында — 2020 елда.

Бүген Татарстан Республикасының «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Август» компаниясе үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерү заводын эшләтеп җибәрә. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100