Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Август башында Казан үзәгендә чаралар үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Казан үзәгендә, ярышлар һәм бәйрәм үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең Телеграм-каналы хәбәр итә.
Казанда 29 июльдән 4 августка кадәр чаңгы роллеры буенча Россия чемпионаты уза. Төп стартларны «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы трассалары кабул итә, әмма шәһәр үзәгендә узучы ике финал ярышы чемпионатның иң югары ноктасы булачак. Шуңа бәйле рәвештә, 3 августта 6.00-15.00 сәгатьләрдә Кремль яр буе һәм Батурин урамы буенча транспорт хәрәкәт чикләнә.
2 августта 15.00-19.00 сәгатьләрдә «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм» дип аталган авиация бәйрәме уза. Чара кунакларын һөнәри ориентация аллеясы, мастер-класслар, җирле артистларның чыгышлары һ.б. көтә. 6.00-16.00 сәгатьләрдә - Кремль урамы, ә 14.00-20.00 сәгатьләрдә Сибгат Хәким урамы ябылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз