news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Август ахырында Татарстанда салкынайтачак

Җәйнең соңгы аеның икенче декадасында һава температурасында һәм явым-төшем күләмендә сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Синоптик сүзләренә караганда, якындагы көннәрдә яңгырлар явачак, әмма алар кыска вакытлы булачак. Уртача температура көндез +20..+24 градус чикләрендә торачак градус, ә төнлә ул акрынлап кимиячәк.

«Августның өченче декадасында да шундый ук температура көтелә. Көндезге температура – +20 градус, төнге температура +10.. +15 градус тирәсендә булачак», - диде синоптик.

news_right_1
news_right_2
news_bot