Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Август аенда Татарстанда һава торышының нинди булачагы билгеле
Татарстанда август ае аномаль эсселектән башланды. Республиканың көньяк перифериясендә урнашкан киң антициклон аркасында эссе һәм коры һава торышы урнашты. Тулаем август җылы булачак, дип вәгъдә итә метеорологлар.
«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августта Татарстан территориясендә уртача айлык һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булыр, дип көтелә. Республика буенча норма 17,7 градус тәшкил итә, ә Казанда – 18,3 градус. Явым-төшем республика буенча 54,4 мм, ә Казанда 54,1 мм булыр дип фаразлана», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология башлыгы Феликс Гоголь.
Августның беренче ункөнлегендә республикада температура климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу вакытта норма +19...+20 градус тәшкил итә. Аномаль эсселек якын көннәрдә дә сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз