news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август аенда Татарстанда 185 миллион сумлык 174 меңнән артык электрон түләү башкарылган

Бер ел эчендә түләүләр күләме 60 проценттан күбрәккә арткан

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Август аенда ТР дәүләт хезмәтләре порталы, инфоматлар һәм "Услуги РТ" мобиль кушылмасы аша 185 млн. сумлык 172 меңнән артык түләү башкарылган. Бер ел эчендә түләүләр суммасы 60 проценттан күбрәккә арткан: 2013 елның август аенда ул 111 млн. сум тәшкил иткән.

Август аенда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 2,3 млн. га якын электрон хезмәт күрсәтелгән. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук аенда бу күрсәткеч 1,9 млн. булган.

Узган ай белән чагыштырганда, электрон сораулар, гаризалар һәм чиратка язылулар саны да күбәйгән. Әйтик, порталга керүләр саны 1,5 млн. тапкырдан арткан. Сайтка уникаль керүчеләр саны 589,7 мең кеше тәшкил иткән. Узган айда турыдан-туры трафик 26,5 процентка күбәйгән, узган елның август аенда турыдан-туры трафик нибары 20,9 процент булган. 

Август ахырына ТР дәүләт хезмәтләре порталында 1,1 млн. шәхси кабинет ачылган, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100