news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Август аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә

30 августта Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда шул хакта сүз бара.

Ведомствода искәртүләренчә, 30 август «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы республика законы нигезендә эшләми торган көн санала. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot