news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август аенда Татарстан территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 68 (!)кешенең гомере өзелгән

ТР дәүләт Баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов җәяүлеләрнең һәлакәтләргә очравы проблемасы кискен булуына игътибарны юнәлтә

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның август аенда Татарстан территориясендәге юлларда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә 68 (!) кешенең гомере өзелгән. 2013 нче елгы август белән чагыштырганда, быел август аенда һәлак булучылар 12 кешегә күбрәк. Әлеге чәчләрне үрә торгызырлык мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында яңгырады. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппрараты җитәкчесе, әлеге комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

“Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләрен алсак, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә уңай динамика күзәтелсә дә, август аенда вәзгыятьнең начарлануын күрәбез. Кызганыч, бу юлларда һәлак булганнар санында чагылыш таба. Без бу проблема өстендәге эшнең уртак эш икәнен аңларга тиешбез, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен күп нәрсә башкарыла кебек, ә һаман да нидер җитенкерәми, игътибар да җитеп бетмиме? Юлларда иминлекне без иң өстенлекле мәсьәләләр рәтенә куярга тиешбез, чөнки сүз юлларда күпләп вафат була торган үзебезнең гражданнар турында бара”, - дип ассызыклады Шамил Гафаров.

2014 нче елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, республикада авариялелек торышы турындагы доклад белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хисап тотты.

Быел август аенда шимбә көнне кичке 21 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр вакыт аралыгындагы һәлакәтләр күп кенә кешенең гомерен алып киткән. Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте булган урында яшәмәүче йөртүчеләр тарафыннан ясалган аварияләр күп булу тенденциясе дә сакланган. Һәлак булучыларның 54 проценты шундый йөртүчеләр гаебе белән үлгән. “Мондый очракларда авария булган территориядәге якын-тирә районнардагы ЮХИДИ хезмәткәрләренә бертигез йөкләмә булырга тиеш”, - дип искәртте ул.

Татарстанның баш дәүләт инспекторы билгеләп узганча, катгый таләпләргә карамастан, кайбер районнарда хезмәткәрләргә йөкләмә түбән булып кала бирә. “Спас, Лаеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында бер хезмәткәргә туры килгән хокук бозулар саны уртача республика дәрәҗәсеннән күпкә түбән. Менә Актаныш, Мөслим, Ютазы районнарында эш тиешле дәрәҗәгә куелган”, - дип белдерде ул.

Авариялелек дәрәҗәсендә юл хәрәкәтендә катнашучылар артыннан даими контроль төп алшарт булып кала бирә. “Иң мөһиме – җәзаның котылгысызлыгына ирешү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 60 көн эчендә штраф түләмәгән йөртүчеләргә карата 14,5 меңнән артык административ эш кузгатылган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 мәртәбә артык. 5,5 мең хокук бозучыга мөнәсәбәттә арест турында карар кабул ителгән. Бүгенге көндә суд приставлары 60 транспорт чараларына арест салган. Суд приставлары хезмәтенә үтәлеш өчен 20 меңгә якын башкарма документ юлланган”, - дип белдерде Рифкать Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, августта Татарстанның ЮХИДИ бүлекләре тарафыннан штрафларын вакытында түләмәгән затларга карата 1,5 меңгә якын административ эш кузгатылган.

Рифкать Миңнеханов җәяүлеләрнең һәлакәтләргә очравы проблемасының кискен калуын билгеләп узды. Быел июльдә җәяүлеләрнең юл чыгу урынында 1 кеше үлсә, августта – 5. Җәяүлеләр чыгу урыннарын тиешле тәртипкә китерү юнәлешендә эш башкарылып бетмәгән. Узган утырышта Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә, Ютазы, Алексеевск, Лаеш районнарында юлларда ак-сары сызыклар төшерелмәве уңаеннан тәнкыйть булган иде. Бүгенге көндә вәзгыять үзгәрмәде диярлек. Татарстанның 4,5 мең җәяүлеләр чыгу урынының яртысында яңа билгеләр, сызыклар белән җиһазлану юк.

Рифкать Миңнеханов күп кенә белем бирү учаклары янында җәяүлеләр чыгу урыннарында тиешле билгеләр, “зебра”, ясалма тигезсезлекләр булмавын да әйтеп узды.

Шамил Гафаров муниципаль берәмлекләрдә ясалма тигезсезлекләр булдыруга, тизлекне чикләүче билгеләр урнаштыруга игътибарны көчәйтергә күрсәтмә бирде. “Ясалма тигезсезлек булдырырга күп акча кирәкми. Әйдәгез, ЮХИДИ кушканны үтик”, - дип өндәде комиссия рәисе урынбасарыәлеге утырышта.

 

 

(Фотосурәтләр business-gazeta.ru дан алынды).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100