news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Август аенда Татарстан таможнясы федераль бюджетка 1,3 млрд сум акча күчергән

Ел башыннан 12,5 млрд сум акча җибәрелгән

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Август аенда Татарстан таможнясы федераль бюджетның табыш өлешенә 1 млрд 299 млн 14 мең сум акча җибәргән.

Аларның 64 мең сумын товар чыгару пошлинасы, 1 млрд 285 млн 402 сумын импорт буенча түләүләр, 12 млн 321 мең сумын таможня җыемы тәшкил итте, диелә Татарстан таможнясы мәгълүматында.

Ел башыннан алып Татарстан таможнясы дәүләт казнасына 12 млрд 579 млн 200 мең сум акча күчергән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot