news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак

Транспорт хәрәкәте җылылык трассасы үткәрү сәбәпле чикләнәчәк.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Август аенда Казанның Даурия урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

4-5 августта Даурия урамы буенча Карбышев урамына таба машиналар хәрәкәте ябык булачак. 11-12 августта Рихард Зорге урамына таба да хәрәкәт итеп булмаячак.

Юлның ябылуы торак комплексына җылылык трассасы үткәрү белән бәйле, дип искәрттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot