news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Август аенда Казан – Ереван арасында яңа рейс ачыла

9 августта Armenian Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ереванга рейслар ача. Рейслар җомга көннәрендә булачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте.

Самолет Казаннан 15:35 сәгатьтә очып китә һәм Ереванга 19:40 сәгатькә барып җитә. Әрмәнстан башкаласыннан 12:35 сәгатьтә очып киткән самолет Казанда 14:30 сәгатьтә төшә.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очу вакыты якынча өч сәгать була. Әрмәнстан Республикасында вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алдарак», – диелә хәбәрдә.

Пассажирларны 220 кеше сыйдырышлы Airbus A321 һава судноларында йөртәчәкләр

news_right_1
news_right_2
news_bot