news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авдонина: Ясалма фәһем ярдәмендә үз-үзеңә диагноз куярга ярамый

Ясалма фәһем ярдәмендә үз-үзеңә диагноз кую һәм антибиотикларны контрольсез кабул итү – куркыныч. Бу хакта бүген «Татар-информ»да 2026 елның ноябрендәге агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина сөйләде.

«Бездә хәзер интернет һәм ясалма интеллект үсеш алган, әмма шулай да табигый интеллекттан Файдаланырга кирәк. Әгәр дә сез ясалма фәһемнән нәрсәдер сорыйсыз икән, логик фикерләүне кабызыгыз. Антибиотикларны контрольсез куллану эчәклек микрофлорасы бозылуга, туклыклы матдәләрне үзләштерүдә бозылуга китерә, организмның иммун статусы бозыла», - дип билгеләде Авдонина.

Табиб киңәшеннән башка антибиотикларны еш кабул иткәндә, бактерияләрнең препаратка чыдамлыгы барлыкка килергә мөмкин һәм икенче тапкыр дару ярдәм итмәскә мөмкин, дип кисәтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot