news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авдонина: Дөньяда гриппка бәйле вазгыять катлаулана бара

Авдонина: Дөньяда гриппка бәйле вазгыять катлаулана бара
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезоны башланганнан бирле өченче ай китте. Роспотребнадзор бәяләмәсе буенча, сентябрь һәм октябрь тыныч узган. Әмма фаразларга караганда, авыручылар санының төп күтәрелеше әле алда – ул ел ахырына кадәр килеп җитәчәк һәм язын гына тәмамланачак.

«Алда торган 2026-2027 ел сезоны H1N1 гриппы белән бәйле булачак. Бу – яңа форматтагы штамм, һәм аның нинди булачагын әлегә белмибез. Бездә аңа иммунитет юк, шуңа күрә авыручылар саны артуны көтәбез», – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, дөньяда гриппка бәйле вазгыять катлаулана бара. Авыру очраклары Азия, АКШ һәм Европада теркәлә. Татарстанлылар арасында популяр булган ял итү илләрендә дә грипп очраклары арта. Шуңа күрә Татарстанда ковид вакытындагыга охшаш чаралар күрелә.

«Бүген Таиландтан кайтучы татарстанлыларга ОРВИ вируслары төркеменә анализны бушлай тапшыру мөмкинлеге бирәбез. Без моны Казан аэропорты администрациясе белән эшләдек», – дип аңлатты ул.

Санитария табибының махсус пункты таможня контроле зонасында урнашкан. Казан аэропортында бу мөмкинлектән кырыклап кеше файдаланган инде.

«Әгәр без илләр, шул исәптән курорт илләре турында сөйлибез икән, анда грипптан өзлегүләр очрый. Россиядән читтә ял итәргә ниятләүчеләргә ярдәмгә – вакцинация. Прививка ясату мөмкинлеге һәм шуның белән ял итүне нинди дә булса авырулар белән күңелсезләмәү мөмкинлеге бар», – дип сөйләде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot