news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авариядән соң, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы вафат булды

Авариядән соң, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы вафат булды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы Виктор Кашкин бүген төнлә хастаханәдә вафат булды. Бу хакта Яшел Үзән районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Виктор Кашкин Казанда ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтеннән соң реанимациядә булган. Исегезгә төшерик, авария узган якшәмбедә Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә булды.

Ашыгыч ярдәм машинасының Яшел Үзәннән 7нче шәһәр хастаханәгә пациент алып барган чагы була. Бәрелешү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп каплана.

Исегезгә төшерик, 22 ноябрьдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының 75 еллыгы уңаеннан оешма хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында Виктор Кашкинга РФ Дәүләт бүләге – «Дуслык» орденын тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100