news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авариядән соң, Миңнеханов Чистайда су белән тәэмин итүне дәүләт идарәсенә күчерергә кушты

Авариядән соң, Миңнеханов Чистайда су белән тәэмин итүне дәүләт идарәсенә күчерергә кушты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Чистайда су белән тәэмин итүдә проблемалар килеп чыгуы турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәннәр. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова күрелгән чаралар турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетына һәм район җитәкчелегенә су китерүне оештырырга һәм шәһәрдә су белән тәэмин итүне шәхси куллардан дәүләт идарәсенә күчерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушкан. Кабул ителгән чаралар челтәрләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Республика Рәисе Хөкүмәткә һәм муниципалитет җитәкчелегенә кешеләр өчен су китерүне оештырырга йөкләмә бирде. Моннан тыш, аварияне һәм аның нәтиҗәләрен бетерү белән параллель рәвештә өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен анализ үткәрергә һәм шәһәрдә су белән тәэмин итүне шәхси куллардан дәүләт идарәсенә күчерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты», - диелә хәбәрдә.

Бүген район башлыгы Дмитрий Иванов Чистайның үзәк магистралендә авария турында социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Шул сәбәпле «Мебельная», «Водники», «Центр», «ГАРО», «18 магазин», «ЧЧЗ», «Дом медиков» һәм өлешчә «Кулясова», «Кирпичка» районнарында яшәүчеләр сусыз калган. Су белән тәэмин итүне 18.00 сәгатькә кадәр яңадан торгызырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100