news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авариядә һәлак булган табиб Николай Зотовны Чаллы мэры бер минут тынлык белән искә алды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсен табиб-педиатр Николай Зотовны бер минут тынлык белән искә алудан башлады. Ул Воронеж өлкәсендә юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды.

«Хезмәттәшебез һәм иптәшебез, шәһәрдәге билгеле кеше, зур хәрефтән гражданин булган, илебезнең чын патриоты, табиблар династиясеннән танылган табиб Николай Александрович Зотов белән булган фаҗигале вакыйгалардан соң «хәерле иртә» дип әйтергә тел әйләнми. 39 еллык кыска гомерен ул кешеләргә хезмәт итүгә багышлады», – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр җитәкчесе сүзләренчә, Зотов үзе теләп махсус хәрби операция зонасына киткән.

«Повестка алгач, махсус хәрби операциягә китү карарын үз кабул итте, гәрчә моны эшләмичә кала ала иде. Ул алгы сафта Ватанга хезмәт итү, хәрбиләргә, үз якташларына ярдәм итү өчен Чаллыдан хәрбиләр белән китүгә үзе кыстады. Бу бурычны намус белән үтәде. «Энергетик» мәдәният йорты янында озатканда аның кулын кысканымны хәтерлим. Бу беренче чакыру иде. Ул елмаеп, кайтырга вәгъдә бирде. Әмма нәрсә булды, шул булды. Һичшиксез, ул безнең йөрәкләрдә сакланачак», – диде ул.

Наил Мәһдиев Зотов белән узган атнада видеоэлемтә аша соңгы тапкыр сөйләшүен дә әйтте. Табиб махсус операция зонасындагы хәрбиләргә өч «УАЗ» автомобиле илтергә тиеш булган.

«Без - шәхсән үзем, Фәрит Шәфкатович (Сәләхов – Т-и искәрмәсе), Рөстәм Гатин аның белән узган дүшәмбедә шушы кабинетта кичке бишләр тирәсендә сөйләштек. Аралаштык, без узган дүшәмбедә Зотов үтенече буенча 13:30 сәгатьтә җибәргән өч УАЗ автомобилен кайда алачагы турында килештек. Ул шат күңелле иде. Кызганыч, соңгы сөйләшүебез булган. Ул Тимур Дунаев белән һәлакәткә очраган. Кызганыч, бу фаҗига чын ир-атны, чын хәрбине, һәм чын кешенең гомерен өзде», – диде Наил Мәһдиев.

Алдарак Наил Мәһдиев Зотовның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100