news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк

"Кемдер игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарган өчен, без газап чигәргә тиеш түгел", - ди баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда вак-төяк аварияләрдә гаеплеләрне юлларда «бөке» җыелган өчен штрафка тарта башлаячаклар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Инспекторларга мондый машина йөртүчеләрне, шул исәптән башкаларга комачаулык тудырганнары өчен дә штрафка тарту бурычы куелды. Кемдер үзенең игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарганы өчен без газап чигәргә тиеш түгел. Бәрдергәнсең икән – җавап та бир, безнең монда бернинди гаеп тә юк!» - ди ул.

«Шунлыктан мондый шоферларны штрафка тартачакбыз. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, зинһар өчен игътибарлырак булыгыз», - дип кисәтте Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100