Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан – Буа – Ульяновск юлындагы авариядә җиңел автомобильнең ике пассажиры һәлак булган
Самара өлкәсендә «Казан – Буа – Ульяновск» автомобиль юлында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Авария трассаның 377нче чакрымында килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе рөхсәт ителгән урында каршы як полосага чыккан һәм зур йөк машинасы белән бәрелешкән.
Җиңел машинаның ике пассажиры шунда ук үлгән. Машина йөртүчене һәм тагын бер пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз