news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның авария бригадалары Лисичанск йортларын кышка әзерләүне дәвам итә

Татарстанның авария бригадалары Лисичанск йортларын кышка әзерләүне дәвам итә
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Татарстанның авария бригадалары Лисичанскида эшләвен дәвам итә, күп фатирлы йортларны җылыту сезонына әзерләргә булыша. «Казэнерго» АҖ белгечләре йорт эчендәге җылыту системасын торгыза һәм халыкның мөрәҗәгатьләре буенча эшли.

Эшләр бер үк вакытта шәһәрнең берничә объектында алып барыла. Белгечләр подвал бүлмәләрендәге торбаүткәргечләрне ремонтлый, зарарланган урыннарны торгыза һәм җылы бирер алдыннан челтәрләргә опрессовка үткәрә.

Бригада составында дүрт белгеч (бригадир, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, слесарь) эшли.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Быелгы командировка вакытында авария бригадасы бер күп фатирлы йорттагы өч подъездның подвал өлешендә җылыту системасын тулысынча торгызган. Моннан тыш, белгечләр бер подъездда сигез стоякны алыштырган һәм яңа батареялар урнаштырган.

Күп фатирлы йортларда эшләүдән тыш, белгечләр кешеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча да килеп ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot