Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һаваның пычрануы коронавирустан үлүчеләр санын арттыра
Бөекбританиянең Илкүләм статистика хезмәте белгечләре пандемия вакытында теркәлгән 46 мең үлем очрагына анализ ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Пычранган һава йогынтысы коронавирустан үлем куркынычын шактый арттыра ала. Бөекбританиянең Илкүләм статистика хезмәте белгечләре пандемия вакытында теркәлгән 46 мең үлем очрагына анализ ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Белгеч сүзләренә караганда, каты өлешләрнең һаваның бер куб метрына нибары бер микрограммга артуы үлем-китем дәрәҗәсенең 6 процентка артуына китерә. Аларның нәтиҗәсе башка илләрдә (мәсәлән, АКШ яки Нидерландта) үткәрелгән тикшеренүләр белән раслана һәм ни өчен мегаполисларда үлем нәтиҗәләре (процент нисбәтендә) күбрәк билгеләнүен аңлата.
Британия галимнәренең тикшеренүләрендә билгеләп үтелгәнчә, атмосферадагы азот диоксидының артуы да үлем-китем санын арттыруга китерә. Берләшкән Корольлектә бу мөһим искәрмә, чөнки Британия шәһәрләрендә NO2 дәрәҗәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән нормалардан артып китә.
Бу ике факт та үлем очракларының күбесенең һава пычранган районнарда яшәүче этник азчылыклар арасында теркәлүенә китергән, диелә докладта.
Экспертлар әлеге мәсьәләне өйрәнүне дәвам итәргә ниятли, үлгән барлык пациентларның шәхси үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк.
Шул ук вакытта Британия парламентарийлары Лейбористлар партиясеннән әзерләнгән докладны кораллауга алган инде. Алар хөкүмәтне, коронавирусның икенче дулкынының нәтиҗәләрен йомшарту өчен, һаваны пычратуга каршы көрәш өчен ашыгыч чаралар күрергә өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз